«Гаиләбездә һәркем китап белән дус»: «Иҗади букча» акциясе (6+)

20 майда 17 нче санлы китапханәдә ел саен гаилә белән уку традицияләрен торгызу, саклау һәм үстерү максатларында үткәрелүче «Гаиләбездә һәркем китап белән дус» «Иҗади букча» акциясе нәтиҗәләре билгеле булды. Акциядә кече мәктәп яшендәге балалар һәм аларның әти-әниләре катнашты.  

Укучылар игътибарына матур итеп бизәлгән, кызыклы һәм файдалы китаплар белән тулы букча тәкъдим ителде. Күпмедер вакыт дәвамында букча бер гаиләдән икенчесенә сәяхәт итте. Ата-аналар балалары белән үзләренә ошаган әсәрләрне бергәләп укыды һәм укыганнары турында кичерешләрен үзләре биргән бәяләмәләрендә һәм «Минем яраткан героем» рәсемнәрендә чагылдырды. Яшь китап сөючеләр, шулай ук аларның әтиләре һәм әниләре кызыклы һәм мәгълүматка бай китаплар компаниясендә бик күңелле итеп үткәрде. 
Чараның йомгаклау өлешендә иң актив катнашучыларга бүләкләр тапшырылды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: